news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермь өлкәсе Барда районында «Тукайны укыйбыз» шигырь бәйгесенең муниципаль этабы узды

Пермь өлкәсе Барда районында «Тукайны укыйбыз» шигырь бәйгесенең муниципаль этабы узды
Фото: tatar-congress.org

10 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Барда муниципаль округының Бөреҗле, Үдик һәм Барда җирлекләрендә IV «Тукайны укыйбыз» шигырь бәйгесенең муниципаль этабы узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Барлыгы 101 катнашучы булды, шулардан 16 бала – балалар бакчаларыннан, 77се мәктәп укучылары һәм 8 катнашучы 18 яшьтән өлкәнрәкләр.

«Тукайны укыйбыз» шигырь бәйгесе балаларны һәм олыларны татар шигърияте дөньясына, Габдулла Тукай иҗаты аша милли мәдәниятнең кыйммәтләренә җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Бу бәйгедә катнашкан һәр шигырь укучы сәләтен ача, сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыта, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәнә.

Бу көнне сәхнәдән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләре ике телдә яңгырады: татарча һәм русча. Өченче номинация «Тукай шәкертләре» дип аталды, анда катнашучылар үзләре язган шигырьләр яңгырады.

Җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар һәм сертификатлар бирелде. Беренче урын яулаган шигырь сөючеләр 25 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясендә бәйгенең төбәк этабында катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot