Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пермь мәктәбендә татар сыйныфлары ачарга ниятлиләр
Киләчәктә татар телен укыту сыйныфлары шәһәрнең кадет мәктәбендә дә ачылырга мөмкин.
(Казан, 3 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Пермь шәһәренең гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту сыйныфлары ачарга планлаштыралар.
«Якшәмбе мәктәбенә күп йөрмиләр. Бер дәрескә иң күбе 12 бала килә. Бу бик аз дип саныйм. Хәзер гомуми белем бирү мәктәбендә татар сыйныфлары ачарга тырышабыз. Аерым бер мәктәп ачу теләге дә бар. Ләкин аны тиз генә эшләп булмый, балаларны тупларга да кирәк бит әле. Шундый сыйныфтан башларга булдык», — диде Пермь крае татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов.
Киләчәктә татар сыйныфлары кадет мәктәбендә дә ачылырга мөмкин. «Кадет мәктәбендә дә татар сыйныфлары ачу тәкъдиме килде. Аның җитәкчесе татар, шуңа күрә телне сакларга кирәклеген аңлый. Анда татарлар күп укыгач, шундый тәкъдим туган», — диде Хәлил Фәрвәзетдинов «Җанисәпле сөйләшү» проектында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз