Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пермь өлкәсенең укытучылар мәктәбе нәтиҗәле эшли
Пермь өлкәсенең укытучылар мәктәбе нәтиҗәле эшли
(Пермь өлкәсе, 10 октябрь, “Татар-информ”, Эльмарт Уразов). Пермь өлкәсе мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институтының Барда вәкиллеге ачылуга ун ел тулды. Барда районы милли мәгарифне үстерү буенча Пермь өлкәсе милли балалар учреждениеләре өчен үрнәк һәм үзәк булып тора. Шуңа күрә дә вәкиллекнең нәкъ менә Бардада ачылуы нигезле. Шушы дәвердә үзәк гаять нәтиҗәле эшчәнлек алып барды: ун елда мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү буенча курслар һәм күптөрле семинар-практикумнар оештырылды. Аларда өлкәнең татарлар күпләп яшәгән унике районы милли мәгариф учреждениеләреннән 2185 тыңлаучы катнашты, курслар үткәрүдә өлкә институты укытучыларнан тыш, Татарстан һәм Башкортстан галимнәре дә булышты.
“Вәкиллекнең эшчәнлеге алты юнәлеш буенча алып барыла, - ди вәкиллек җитәкчесе Флера Мурланова. Болар: курсларда әзерлек, белем бирүнең эчтәлеген яңарту һәм аның сыйфатын күтәрү буенча эшчәнлек, педагогларның алдынгы тәҗрибәсен тарату, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, методик һәм нәшрият эшчәнлеге.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәйнәп Сакаева: “Без башлаган бу эш кирәкле дә, әһәмиятле дә иде, - диде. – Милли мәгарифтә туплаган тәҗрибәбезне башкалар белән дә уртаклашу төп бурыч булып тора”.
Вәкиллек юбилее уңаеннан төрле оешмалардан бик күп котлаулар кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз