news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермь өлкәсенең Солтанай мәктәбе 110 еллык юбилеен үткәрде

Пермь өлкәсенең Солтанай мәктәбе 110 еллык юбилеен үткәрде

(Екатеринбург, 31 октябрь, «Татар-информ», Миңсылу Ижгузина). Пермь өлкәсенең Барда районы Солтанай авылы татар дөньясына күренекле шәхесләр бүләк итүе белән күпләргә билгеле. Авыл тарихы белән кызыксына башлаган һәрбер кеше, сүз башында ук, солтанайлыларның биредә Зиннәтулла хәзрәт Әминовның белем алганлыгы белән горурланганлыкларын сизми калмый. Шунда ук Солтанай мәктәбенә нигез салучы, 1912-1917 елларда IV Дәүләт Думасы депутаты, мәгърифәтче, сәүдәгәр, сәяхәтче һәм эшмәкәр Мөхәммәтгата хәзрәт Мансуровның да безнең авылдашыбыз икәнлеге ассызыклап үтелә.

Мөхәммәтгата Мансуров авылыбызда, Пермь губерниясендә беренчеләрдән булып, унтугызынчы гасыр уртасында мәдрәсә ача. Бирегә тирә-яктан гына түгел, Татарстан, Башкортстан якларыннан да шәкертләр килә; Казаннан, Уфадан укымышлы укытучылар чакыртыла. 1897 елны биредә Мөхәммәтгата хәзрәт җитәкчелегендә тарих, хисап, география кебек фәннәр укытыла башлый, һәм шушы елдан уку йорты мәдрәсә-мәктәп дип игълан ителә. Мәдрәсә-мәктәптә укучылар саны елдан-ел күбәя һәм 1905нче елдан кызлар өчен мәдрәсә-мәктәп ачыла. 1907нче елдан мәктәп земство мәктәбе дип атала башлый. Мөхәммәтгата хәзрәт туган ягыбыздагы башка авылларда да мәдрәсәләр ача, мәчетләр төздерә. Ярты гасырдан да артык вакыт дәвамында ул үзе ачкан барлык мәктәп-мәдрәсәләрне, мәчетләрне үз кулы астында карап тота, укытучыларга айлык эш хакы түли, китап-әсбаплар белән тәэмин итә. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: авылдашларының мәҗбүри рәвештә гыйлем алуларын таләп итә һәм бушлай укыта.

1918-1935 елларда Солтанай авылындагы мәктәп дүрт еллык белем бирсә, 1935нче елдан җиде еллык, ә 1961-1962 уку елыннан сигезьеллык программа белән эшли башлый. 1983 елда мәктәптә туган як тарихы музее ачыла. Бүгенге көн биредә Мөхәммәтгата хәзрәт Мансуровның шәхси әйберләре, диваны, стена сәгате, көзгесе саклана. (2006 елдан мәктәп музее Мөхәммәтгата хәзрәт Мансуров исемен йөртә). 1992 елда мәктәп яңа таш бинага күчә.

Ә менә бу көннәрдә мәктәп үзенең 110 еллык юбилеен үткәрде. (Мәктәпнең юбилеен үткәрүдә “Лукойл-Пермь” җәмгыяте, район хакимияте зур ярдәм күрсәтүен ассызыклап үтү артык булмас).

Шушы мәктәпне тәмамлаучы, хезмәт юлымның беренче адымнарын укытучы булып шушы мәктәптә ясаучы һәм хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Уралдагы Даими вәкиллеге хезмәткәре буларак мин үзем дә шушы тантанада катнаштым.

Тантана мәктәпнең зур залында узды: моннан җитмеш ел элек тәмамлаган, инде чәчләренә чал йөгергән апа-агайлар да, узган елгы чыгарылыш укучылары да хөрмәт белән укытучыларын сәламләделәр.

Бәйрәм алдыннан Барда мәчетенең имамы Марат хәзрәт Мозаффаров Мөхәммәтгата хәзрәт Мансуровның рухына Коръән укып багышлады. Мәктәп директоры Салих Гәбтрәхим улы Туктамышев бәйрәм тантанасын ачып, сүзне укучыларга һәм укытучыларга бирде. Биредә укытып киткән язучы Әдип Маликов сүзләренә язылган “Авылым Солтанай” җырын укытучылар хоры башласа да, аларга залда утыручыларның барысы да дәррәү кушылды. Алып баручылар кунакларны Солтанай мәктәбенең тарихы белән кыскача таныштырып, исемнәре мәктәбебез белән бәйләнгән күренекле шәхесләрне атап киттеләр: Кәрим Әмири, Шәйхулла Тулвинский, Сәгыйть Сүнчәләй, Риза Ишморат, Әдип Мәликов, Зариф Әминов.

Бүгенге көн мәктәптә 18 укытучы эшли. Гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучыларыбыз хөкүмәтебез тарафыннан зур мактауга да лаек булганнар: Рәмзия Кәлим кызы Мәсәгутова “Халык мәгарифе отличнигы”, Фәгыйлә Садертдин кызы Габделкаева “РФнең мактаулы мәгариф хезмәткәре”.

Хезмәт юлын тулысы белән Солтанай мәктәбенә багышлаган, хәзер лаеклы ялда булган укытучыбыз – музей җитәкчесе Гөлҗиһан ханым Мәсәгутованың дулкынлана-дулкынлана Мөхәммәтгата хәзрәтнең тормыш юлын сөйләгәнен зал йотлыгып тыңлады. “Гомерен мәгърифәтне күтәрүгә багышлаган шәхесебез Гражданнар сугышы елларында латыш укчылары тарафыннан чак кына атылмый кала. Гата хәзрәтне аталар икән, дигән хәбәр, яшен тизлегендә, йорттан-йортка, авыллардан-авылларга тарала. Солтанайдан ерак та булмаган Сараш авылы базарында Мөхәммәтгата хәзрәтне ике көн буена хөкем итү процессы бара. Әмма төрле авыллардан, шәһәрләрдән килеп өлгергән татар халкы калкан булып хәзрәт һәм латыш укчылары арасына баса һәм аны үлемнән саклап кала. Суд хәзрәткә ирек бирә, тик барлык байлыкларын тартып ала. Мөхәммәтгата хәзрәт В.И.Ленинга үзен аклауларын сорап мөрәҗәгать итә, һәм ил башлыгы аны аклый. Авылдашлары хәзрәткә, булдыра алганча, ярдәм кулы сузсалар да, аның соңгы көннәре хәерчелектә үтә. Әмма иң кызыклысы шул: ул В.И.Ленин белән бер үк көндә дөнья куя. Күпләр Ленин белән хушлашырга Мәскәүгә ашыккан көннәрдә, Пермь губерниясенең төрле почмакларыннан, Татарстанннан, Башкортстаннан, Идел буе районнарыннан татар халкы үзенең остазы белән хушлашырга дип, Солтанайга агыла. Хәзрәтне җиргә тапшыру вакытында авыл буйлап өч чакрымга сузылган халык диңгезе атлый, аның гәүдәсе саклык белән кулдан-кулга күчерелә...” Укытучының тарихи чыгышыннан соң залда утыручыларның күзләрендә яшьләр күренде. Олы гыйлем иясе, татар халкының данлыклы улы, авылдашыбызны хөрмәт белән искә алудан чын күңелдән аккан күз яшьләре иде бу.

Бәйрәм тантанасы үз чираты белән дәвам итте. Пермь крае мәгариф министрлыгы вәкиле, район хакимияте җитәкчесе, “Лукойл-Пермь” җәмгыяте вәкиле, район мәгариф бүлеге вәкилләре бер-бер артлы мәктәп коллективын юбилей белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Татарстан Республикасының Уралдагы Даими вәкиллеге исеменнән татар телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны саклап калуга ярдәм иткәннәре, халкыбызның рухи байлыкларын саклап калу өстендә яшь буын белән даими рәвештә эшләгәннәре өчен мәктәп коллективына Рәхмәт хаты тапшырылды һәм татар телендә китаплар бүләк ителде. Мәктәпне тәмамлаучылар укытучыларны олы юбилей белән котладылар, йөрәкләреннән ташып чыкан җыр һәм шигырь бәйләмнәрен бүләк иттеләр.

Бүген Солтанай мәктәбенең биредә белем алып, хәзерге көн җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә әшләгән укучылары белән горурланырга хакы бар. Мәктәпне тәмамлаучылар исемлегендә театр режиссерын да, фән галимен дә, Казан министрлыгы хезмәткәрен дә, журналистларны да, укытучыларны да, табипләрне дә, шагыйрьләрне дә, спортчыларны да, хәрби хезмәткә гомерләрен багышлаучыларны да, хөкүмәтебезнең олы бүләкләренә - орден һәм медальләргә лаек булган игенче һәм терлекчеләрне дә күрергә була.

Тантана Татарстанның халык артисты яраткан җырчыбыз Закир Шаһбан һәм Пермь егете - яшь җырчы Сөннәт катнашындагы концерт программасы белән тәмамланды.

Октябрь ахыры булгангамы, әллә инде көне буе тарих битләрен кабат-кабат актарганны табигать тә аңлаганмы, тирә-як бик тиз йокыга калып, караңгы шәленә төренде. Шул тынлыкны һәм караңгылыкны төн уртасында бәйрәм салютлары яктыртуы, тирә-якны сихри бер матурлыкка күмеп, мәктәбебезгә нигез салган Мөхәммәтгата хәзрәтнең рухына сәлам булып ирешкәндәй тоелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot