news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермь өлкәсенең Киров районында Сабантуй бәйрәме була

Бәйрәм иртәгә сәгать уникедә башлана.

Пермь өлкәсенең Киров районында Сабантуй бәйрәме була
Владимир Васильев

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 12 сентябрьдә Пермь өлкәсенең Киров районында Сабантуй бәйрәме узачак. Чара «Бәхет бар» паркында һәм «Чаткы» мәдәният йорты янындагы мәйданда планлаштырылган. Бәйрәмдә бай күңел ачу программасы әзерләнгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм тантанасы 12: 00 сәгатьтә башлана.

Пермьнең Киров районы хакимиятендә «чараның максаты — милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр белән таныштыру, гармонияле милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр формалаштыру», дип аңлаталар.

news_right_1
news_right_2
news_bot