news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь өлкәсендә берьюлы өч яңа мәчет төзелә

Бер гасырлык тәнәфестән соң, Пермь өлкәсендә берничә яңа мәчет төзи башлаганнар.

Пермь өлкәсендә берьюлы өч яңа мәчет төзелә
архив/Салават Камалетдинов, dumrf.ru

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). 2018 ел Пермь өлкәсендә ислам дине тарихына барыннан да элек бер гасырлык тәнәфестән соң, төбәктә берничә мәчет төзелә башлау белән кереп калачак. Быелның язында Нытва шәһәрендә яңа иман йорты файдалануга тапшырылачак. Моннан тыш, Кондратово авылы һәм өлкәнең башкаласында тулы куәтенә гыйбадәт йортлары төзелә. Бу хакта Пермь өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Нытва шәһәрендә мәчет беркайчан да булмаган. Быел ачылачак иман йорты шәһәр һәм якын-тирә авыллардан берьюлы 150 кешене сыйдырыр дип көтелә. Биредә тиешле дини йолаларны үтәү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган аерым бүлмә дә каралган.

Әлеге хәбәрдә Пермь өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илһам хәзрәт Бибарсов сүзләре китерелгән: «2018 ел Нытва шәһәре һәм әлеге төбәктәге күпсанлы районнарда яшәүче мөселманнар өчен тарихи ел булачак. Шәех мөфти Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы, аның мораль һәм финанс ярдәме белән без мәчет төзелешен лаеклы төстә тәмамлый алдык». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100