news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь өлкәсе 2017 елның иң гүзәл һәм талантлы татар кызын сайлый

Быел Пермь өлкәсендә "Татар кызы" бәйгесе беренче тапкыр югары дәрәҗәдә оештырыла.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). 25 апрельдә Пермь өлкәсендә “Татар кызы-2017” гүзәллек һәм талант конкурсы финалы узачак. Пермь өлкәсендә бу бәйге беренче тапкыр шундый югары дәрәҗәдә үткәрелә, дип хәбәр итә төбәкнең “Чәкчәк” татар яшьләр иҗтимагый оешмасы. Бәйге Пермь губернаторы хакимияте, Казанның “Идел” яшьләр үзәге ярдәме белән “Чәкчәк” оешмасы, өлкәнең Татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан уздырыла.

Финал Пермьнең “Губерния” Халык иҗаты йорты сәхнәсендә булачак. Сайлап алу турын узган ун кызга иҗади бәйгедә көч сынашырга, мөселман һәм милли киемнәрдә чыгыш ясарга, аш-су осталыгын күрсәтергә туры киләчәк. Җиңү яулаган кыз быел Уфада үтәчәк “Татар кызы-2017” Халыкара бәйгесендә катнашу хокукына ия булачак.

Жюрида милли җәмәгатьчелек вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре утырачак. Алар арасында “Татар кызы-2015” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган Барда районы кызы Алинә Зимасова, композитор Сәүбән Чуганаев та булачак. Бәйрәм программасында катнашырга Татарстаннан “Казан егетләре” төркемен чакырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100