Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пермь краеның Чайка авылында «Милли рух» татар мәдәнияте фестивале узачак
16 майда Пермь краеның Уинское округы Чайка авылында «Милли рух» татар мәдәнияте фестивале узачак. Быел чара беренче тапкыр край статусында оештырыла. Бу хакта Пермь крае татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Фестивальнең төп вакыйгалары Совет урамындагы мәдәният йорты мәйданында җәеләчәк. Программада түбәндәге чаралар каралган:
- «Куллар саклаган традицияләр» ярминкәсе: Пермь осталарының кул эшләнмәләре һәм «Заман» клубының заманча стилизацияләнгән кием коллекцияләре тәкъдим ителәчәк.
- Гастрономик мәйданчык: Кулинария мастер-шоуында милли ашлар әзерләү серләренә төшенергә һәм татлы ризыклардан авыз итергә мөмкин булачак.
- «Заваруха» уен мәйданчыгы: Кунакларны милли уеннар һәм оештыручылардан махсус бүләкләр көтә.
- Күргәзмә һәм лекция: Мәдәният йортында чигү эшләре күргәзмәсе, ә Чайка мәктәбендә милли алъяпкыч тарихына багышланган лекция үткәреләчәк.
Фестивальне ачу тантанасы сәгать 11:00дә башлана. Көн дәвамында тамашачылар өчен милли биюләр буенча мастер-класслар, «Бизәкле алъяпкычлар» мода конкурсы һәм край иҗат коллективларының зур концерты планлаштырылган.
«Милли рух» фестивале беренче тапкыр дүрт ел элек үткәрелгән. Фестиваль Пермь крае Мәдәният министрлыгының «59 төбәкнең 59 фестивале» проекты кысаларында оештырыла.
Фото: Пермь крае татарлары милли-мәдәни автономиясе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз