Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пермь краеның Барда районында яңа китап тәкъдим ителде
Барда крае Сараш авылыннан җирле шагыйрә, педагогик хезмәт ветераны Сания Хәлилованың «Гомер йомгагын сүткәндә» дигән яңа китабын тәкъдим итү булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шагыйрәнең беренче китабы 2025 елның мартында чыкты. Икенче китапта 200 гә якын шигырь, җыр, мөнәҗәт, бәетләр басылды. Аларда табигатькә, туганлыкка, Ватанга мәхәббәт белән сугарылган кешелек хисләре тирән чагыла. Китапның тиражы 100 данә тәшкил итә.
Утырышта катнашучылар Сания Хәлилованы яңа китап чыгуы белән котладылар, хезмәте өчен авторга рәхмәт белдерделәр һәм нык сәламәтлек, киләчәктә иҗади уңышлар теләделәр. Барлык кунаклар да шагыйрә автографы белән китап алдылар.
Чара азагында шагыйрә оештыручыларга һәм кунакларга очрашу шатлыгын уртаклашырга килгән һәркемгә рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз