news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь краеның Барда районында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә чаңгы ярышы булды

Пермь краеның Барда районында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә чаңгы ярышы булды
Фото: https://tatar-congress.org

28 март көнне Пермь краенда «Колос» спорткомплекс базасында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә чаңгы ярышлары буенча Барда муниципаль округының беренчелеге узды. Ярыш кышкы сезонның ябылуына багышланды. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышларда шулай ук Чернушка һәм Оса шәһәрләреннән спортчылар катнашты. Үзләренең яшь төркемнәрендә укучылар, яшьләр һәм өлкәннәр арасында җиңүчеләр: Мәхмүдов Арсен, Мөнасипов Наргиз, Юлаев Руслан, Тюлькина Алиса, Уразбаев Тимур, Мурзыева Илнара, Заитов Олег, Мөнасипов Марат, Азмагулова Гөлфия, Мансурова Илфат, Абдулова Раушания, Атняшев Фәнус, масагутова фирдәүсия, Ибраев Гаптелбар һәм Тляшева Фаина.

Барлык катнашучыларны котлыйбыз, яңа җиңүләр телибез һәм беркайчан да ирешелгән нәтиҗәләргә тукталмыйбыз, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100