news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь краеның Усть-Турка авылы мәктәбе 100 еллыгын бәйрәм итте

Усть-Турка мәктәбендә укыту 1-4 сыйныфларда татар телендә алып барыла.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”) Пермь краеның Көнгер районы Усть-Турка авылы урта мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итте, дип хәбәр итә Көнгер районының “Кунгур-край” мәгълүмат-яңалык сайты.

Декабрьгә билгеләнгән юбилейга әзерлекне быелгы уку елы башыннан башлаган булганнар. 1930 елдан алып бу мәктәпне тәмамлаган һәр чыгарылыш сыйныфлары турында мәгълүматлар туплаганнар. Юбилей уңаеннан мәктәп тарихына багышланган музей ачылган.

Моңа кадәр мәктәптә татар шагыйре Габдулла Тукай тормышын һәм иҗатын яктырткан музей почмагы эшли иде. Бүген мәктәптә 180 гә якын бала белем ала. Бәйрәмгә төрле елларда бу мәктәпне тәмамлаган 300дән артык кунак җыелган. “Таһир–Зөһрә” халык бию ансамбле бәйрәмдә концерт куйган.

Көнгер районында дүрт меңгә якын татар яшәве билгеле. “Татар энциклопедиясе” мәгълүматлары буенча, бу якларга татарлар Казан ханлыгы яулап алынганнан соң килеп төпләнә. Усть-Турка авылында XIX гасырда мәчет мәдрәсәсе эшләгән. XX гасыр башында Усть-Турка, Бырма, Казаево, Бажуки кебек татар авылларында мәктәпләр ачыла.

Усть-Турка мәктәбендә укыту 1-4 сыйныфларда татар телендә алып барыла. Авылда Татар милли мәдәнияте үзәге эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100