news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь крае Җәмигъ мәчетенең 120 еллыгын билгеләп үтәләр

Пермь крае Җәмигъ мәчетенең 120 еллыгын билгеләп үтәләр
Россия мөселманнары Диния нәзарәте

26 сентябрьдә Пермь крае мөселманнарының дини үзәгенә - Пермь Җәмигъ мәчетенә 120 ел тула. Прикамье мөселманнары башка төбәкләрдән дин кардәшләреннән котлаулар кабул итә. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пермь Җәмигъ мәчетенең тарихы - Россиядә хәзерге исламның авыр торгызылуын чагылдыру. Осинск һәм Монастырь урамнары чатында мәчет төзү турындагы карарны мөселманнар үтенече буенча 1900 елның 19 апрелендә Пермь шәһәр Думасы кабул иткән. Бер елдан соң мөселман җәмәгатьчелеге төзелешкә рөхсәт ала һәм 1902 елда Җәмигъ мәчете бинасы төзелә. 1903 елның 26 сентябрендә мәчетне ачыла.

Дин әһелләренең истәлекләрендә хәйриячеләрнең исемнәре сакланып калган. Мәчет Пермь сәүдәгәрләре Агафуровлар, Тимкиннар, Ибәтуллиннар гаиләләре ярдәме белән салынган. Беренче дин эшлекләренең исемнәре (ахун Нурулла Хәйдәрманов, мәзин Мөхәммәт Закир Тухмәтов, назыр Җиһанша Ибәтуллин, каравылчы Гатаулла Мөхәммәтшин) теркәлеп куелган.

Җәмигъ мәчете эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк төбәктә мөселман динен үстерүдә куәтле стимул булды. Мәчет янәшәсендәге сәүдәгәр Җиһанша Ибәтуллин йорты янында шәһәр мөселманнарының мәгърифәтчелек, мәдәни-икътисади һәм хәйрия җәмгыяте, 1908 елда мөселман китапханәсе ачыла.

Хәзерге вакытта җирле өммәт көче, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең даими ярдәме белән Пермь Җәмигъ мәчете бөтен төбәк мөселманнары өчен төп дини үзәккә әверелде. Мәчетнең тарихи йөзе һәм эчке бизәлеше тәҗрибәле белгечләр тарафыннан торгызылган, ә Җәмигъ мәчете үзе дин символы гына түгел, край үзәгенең чын бизәге дә булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100