news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь краенда «Ватан бәйрәм» - Сабан туе була

7 июньдә Пермь краеның Красный Восход бистәсендә «Реприз» ат спорты мәктәбе ипподромында татар һәм башкорт халкының «Ватан бәйрәм» – Сабан туе була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабантуй - бер үк вакытта борынгы һәм яңа хезмәт бәйрәме, анда халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, йолалары бергә кушыла.

Бу матур һәм күңелле бәйрәмдә сезне ат ярышлары, көрәш, спорт ярышлары, иҗат коллективлары концерты, күңелле уеннар һәм, әлбәттә инде, иң тәмле ризыклар белән милли хәләл аш-су көтә, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100