Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пермь краенда укучы пычак белән һөҗүм иткән укытучы үлгән
Пермь краенда 17 яшьлек яшүсмер пычак белән укытучыга һөҗүм итә, шуннан соң ул хастаханәдә үлә. Бу хакта ТАСС яза.
Укытучыга һөҗүм Пермь краеның Добрянка шәһәрендә була. Хатын-кыз рус теле һәм әдәбияты укытучысы, шулай ук озакка сузылган конфликтта булган яшүсмернең сыйныф җитәкчесе була. Яшүсмер үзе 9 нчы сыйныфта укыган, берничә тапкыр икенче елга калган һәм элегрәк полициядә исәптә торган.
Бүген иртән ул укытучыны мәктәп ишеге төбендә сагалап торды һәм берничә тапкыр пычак белән кадады. Педагогны авыр хәлдә хастаханәгә салалар, әмма аны коткарып кала алмыйлар.
Җинаять эше кузгатылган, яшүсмерне тоткарлаганнар. Тикшерү барышын прокуратура контрольдә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз