Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пермь краенда Тор-Түз урта мәктәбенә Тукай исемен бирүгә багышланган тантаналы чара узды
Пермь крае Көңгер районының Тор-Түз урта мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм Тор-Түз урта мәктәбенә Габдулла Тукай исеме бирелү уңаеннан зур бәйрәм чарасы узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итте.
Тантанада Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, авыл җирлеге халкы, край һәм район хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашкан. Шигърият көне кысаларында мәктәп укучылары Тукай һәйкәле янында шагыйрьнең әсәрләрен укыган.
Мәктәп бинасында Габдулла Тукай исемен йөртүне раслый торган истәлекле такта ачылган. Кунаклар бу вакыйганың Пермь крае татарлары тормышында зур әһәмияткә ия булуын искәрткән.
«Мәктәпкә бөек шагыйрь исеме бирелү – зур дәрәҗә, горурлык һәм яшь буынны милли рухта тәрбияләү юлында зур җаваплылык та. Хәзер Тор-Түз мәктәбе Пермь краенда татар телен һәм мәдәниятен саклаучы төп үзәкләрнең берсе булачак», - дип билгеләп үткән тантанада катнашучылар.
Бәйрәм чарасы тамашачылар һәм кунаклар бергәләп «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз