news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермь краенда татар халкының традицион бәйрәме – Сабан туе узачак

6 июньдә 11:00 сәгатьтә Пермь краеның Кызыл Восход бистәсендә, «Реприз» ат спорты клубы ипподромында татар халкының милли бәйрәме — Сабан туе узачак. Сабан туе – татар халкының хезмәтне, гореф-гадәтләрне, җыр-биюләрне берләштергән иң күркәм бәйрәмнәреннән берсе. Бу хакта Пермь крае татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Кунаклар өчен бик бай һәм күңелле программа әзерләнгән:

  • Ат чабышлары — бәйрәмнең иң кызыклы өлеше;
  • Гер күтәрү һәм башка спорт төрләрен үз эченә алган ярышлар;
  • Иҗади коллективлар концерты — милли җырлар, дәртле биюләр һәм театральләштерелгән тамаша;
  • «Милли хәләл кухня» — татар һәм башкорт халкының иң тәмле милли ризыкларыннан авыз итү;
  • Балалар һәм яшьләр мәйданчыклары — нәни кунаклар һәм яшүсмерләр өчен махсус уеннар, мастер-класслар;
  • Милли уеннар һәм күңел ачулар;
  • «Татар кызы — 2026» матурлык бәйгесенең финалы;
  • «Димче почмагы» танышулар бюросы — яңа дуслар һәм якын кешеләр табу мөмкинлеге.
news_right_1
news_right_2
news_bot