news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермь краенда тагын бер мәчет төзелә башлый

Яңа иман йорты йөзгә якын кешене сыйдырачак һәм җирле мөселманнарның рухи берләшү урыны булачак.

Пермь краенда тагын бер мәчет төзелә башлый
архив/Рамиль Гали

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Пермь краеның Октябрьский бистәсендә яшәүче мөселманнар мәчет төзү өчен рөхсәт алды. Бу хакта Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Октябрьский районы 85 торак пунктны берләштерә һәм Пермь краендагы иң мөһим территориаль пунктларның берсе санала.

Яңа иман йорты йөзгә якын кешене сыйдырачак һәм җирле мөселманнарның рухи берләшү урыны булачак.

Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илһам хәзрәт Бибарсов билгеләп үткәнчә, Октябрьский бистәсендәге әлеге мәчет Диния нәзарәте актив шөгыльләнәчәк дүртенче мөһим объект булыр дип көтелә.

  • Пермь краенда Нытва шәһәре һәм Кондратово авылында иман йортлары торгызу буенча эшләр тәмамланып килә, Пермь шәһәренең үзендә дә мәчет төзү буенча шактый эш башкарылган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot