Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пермь краенда Сулмаш авылының 285 еллыгына багышланган Сабан туе узды
4 июнь көнне Пермь краеның Чернушка районында урнашкан Сулмаш авылында Сабан туе узды. Пандемия сәбәпле соңгы ике ел сабантуйлар уздырылмаган иде.
Бәйрәм авылның 285 еллыгына багышланган иде, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисенең беренче урынбасары, Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Пермь краендагы вәкиле Сәлим Назин котлады.
Бәйрәмдә кунаклар татар көрәшен, җыр һәм биюләрне карап, халык уеннарында катнашып күңел ачты, диелгән хәбәрдә.
Сабан туен оештыруда авылның җитәкчесе Роберт Тимганов һәм Чернушка районы татар иҗтимагый оешма рәисе Рәйсә Салахова ярдәм күрсәткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз