Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пермь краенда Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан шигърият бәйрәме узган
Пермь крае Орда муниципаль округы Иске Авыл мәдәният йортында Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган шигърият бәйрәме узган. Бу хакта Пермь крае татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.
Чарада катнашучы мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Тукай әсәрләреннән сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим итте, шигырьләр укыды, Тукай әсәрләренә язылган җырлар башкарды. Аларның чыгышларында бөек шагыйрь иҗатына карата мәхәббәт һәм милли традицияләргә хөрмәт чагылды, диелә хәбәрдә.
Авылның тарихчысы һәм төбәкне өйрәнүчесе Назыйм Шәгаипов һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәйхан Габдушева Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы лекцияләр белән чыгыш ясаган.
Бәйрәм бердәмлек һәм туган телгә карата мәхәббәт символы булган «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланган.
Мондый чаралар мәдәни мирасыбызны сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга ярдәм итә, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз