news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермь краенда физкультура дәресендә 13 яшьлек укучы үлгән

Фаҗига Кизел шәһәрендәге бер мәктәптә булган.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Пермь краенда физкультура дәресендә 13 яшьлек укучы үлгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Фаҗига бүген көндез Кизел шәһәрендәге бер мәктәптә булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, физкультура дәресендә 13 яшьлек малайның йөрәге туктаган. Ашыгыч ярдәм табиблары балага беренче ярдәм күрсәткәч, йөрәге тибә башлаган. Баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр.

Клиникага килеп җиткәндә, укучының йөрәге янә туктаган. Табиблар малайның гомерен саклап кала алмаганнар – ул ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot