news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь краенда 200 еллык тарихы булган милли бәйрәм – Барда җыены узачак

Элек бу бәйрәмдә яшь егетләрне хәрби хезмәткә озатканнар. Сабан туен хәтерләткән бәйрәм быел 17 июньдә булачак.

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Пермь крае Барда авылында быел “Барда җыены – 2017” милли бәйрәме 17 июньдә үтәчәк. Бу хакта Барда районының “Таң” татар газетасы хәбәр итте. Бәйрәмдә барлыгы 30 мең кеше килүе көтелә.

Бу бәйрәм беренче тапкыр моннан 200 ел элек үткәрелә. Элек анда яшь егетләрне хәрби хезмәткә озатканнар. Хәзер исә татар-башкорт гореф-гадәтләрен саклап калуга, аларны пропагандалауга корылган. “Барда җыены” үзенең программасы белән татар милли бәйрәмен – Сабан туен хәтерләтә.

Быел бәйрәмдә Пермь краеның 12 районыннан, шулай ук Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиядән спортчылар катнашуы көтелә. Программаны милли гореф-гадәтләрне чагылдырган театральләштерелгән күренеш белән 150 кешелек иҗат коллективы башлап җибәрәчәк.

Бәйрәмдә барлыгы 12 мәйданчык: зур һәм кече сәхнәләр, “Осталар шәһәре” ярминкәсе, Ветераннар берлеге һәм Барда районының сигез авылыннан иҗат күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. 

Быел узачак җыенда ат чабышы һәм көрәшкә зур игътибар бирелә. Пермь крае токымлы атлары – 4 000 метрга, кушма токымлы атлар – 2 400 метрга, тайлар – 2 000 метрга, 3 яшьтән өлкәнрәк атлар – 2 000 метрга һәм 250 килограммлы йөк җиткерүче атлар 1 400 метрга чабачак.

Татар милли көрәшендә мәктәп балалары, яшьләр һәм өлкән буын кешеләре катнашачак. Барда районы үз халкы өчен аерым номинация булдырган. Җиңүче Барда районының батыры исемен алачак.

Бәйрәмгә килүчеләр чүлмәк вату, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп һәм көянтәгә сулы чиләкләр тагып узышу кебек татар халкының милли уеннарында көч сынаша алачак. Шулай ук кунаклар милли ризыклардан авыз итәчәк. Бәйрәмдә Татарстан һәм Башкортстан республикаларының танылган артистлары чыгыш ясаячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100