news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермь крае "Татар кызы" бәйгесендә Миля Фасакова җиңү яулаган

Әлеге титул өчен сигез кыз ярышкан.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). "Татар кызы-2019" халыкара матурлык һәм сәләтлелек бәйгесендә Пермь краен Миля Фасакова тәкъдим итәчәк. Бу хакта җирле татар яшьләренең "Чәкчәк" оешмасы хәбәр итә. 
 
Бәйгенең финалы кичә, 18 апрельдә узган. "Татар кызы" титулы өчен быел 8 туташ ярышкан. 
 
Кызлар "Нәфис кыз", "Җитез кыз","Уңган кыз", "Ягымлы кыз", "Зирәк кыз", "Хыял кыз", "Гүзәл кыз", "Әкият кыз" номинацияләрендә бүләкләнгән. 
 
Тантанада танылган җырчы Илназ Сафиуллин да чыгыш ясаган. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot