news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Пермь крае татар авылларының II "Үсеш ноктасы" икътисади җыены узачак
Җыенның максаты – Пермь краенда татар авылларын саклау, аларда яшәү шартларын яхшырту.
Скопировать ссылку
(Казан, 16 март, “Татар-информ”). Пермь крае татар авылларының “Үсеш ноктасы” икътисади җыены икенче тапкыр узачак. Быел ул 29 мартта крайның Октябрьск бистәсендә үткәрелә.
2017 елда беренче җыенны Кунгур районының Усть-Турка авылы кабул иткән иде. Җыенны оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы һәм Пермь крае татар милли-мәдәни мохтарияте ярдәмендә, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы.
Форумда эшкуарлар һәм Пермь краендагы татар авылларында яшәүчеләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту, авылда эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләрне арттыру, яшьләрне авылда эш белән тәэмин итү чараларын барлау кебек мәсьәләләр күтәрелер дип көтелә. Чөнки җыенның максаты – Пермь краенда татар авылларын саклау, аларда яшәү шартларын яхшырту. Шуңа күрә форумда эшкуарлар, хакимият вәкилләре дә, үз эшен ачарга теләгән авыл кешеләре дә катнашачак.
Форум кунакларын Октябрьск районындагы хуҗалыклар һәм социаль объектлар белән дә таныштырачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2