news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Пермь крае татар авыллары эшмәкәрләре икътисади форумга җыела
"Үсеш ноктасы" дип аталган чара быел икенче тапкыр оештырыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 28 март, "Татар-информ"). Иртәгә, ягъни 29 март көнне Пермь крае татар авыллары эшмәкәрләре икътисади форумга җыела. "Үсеш ноктасы" дип аталган чара быел икенче тапкыр оештырыла, диелә "Россия татар авыллары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы хәбәрендә.
Чара бизнесның нәтиҗәлелеген үстерү, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру, яшь буында авыл җирлегендә яшәүгә кызыксыну тудыру, Пермь краендагы татарларның икътисади активлыгын арттыруны максат итеп куя.
Анда муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, депутатлар, бизнес-экспертлар, мәктәп директорлары, эшмәкәрләр һәм үз эшен ачарга ниятләүчеләр катнашачак.
Форум кысаларында тематик мәйданчыклар эшләячәк, пленар утырыш узачак. Шулай ук, Пермь крае Октябрь районында урнашкан хуҗалыкларда экскурсия уздыру күздә тотыла.
Узган ел икътисади җыен Кунгур районында үткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot