news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермь крае хәзрәте төбәктә яшь имамнар җитмәвен әйтте

Дини уку йортында укучыларның бик азы гына имам була, ди Мәснәви хәзрәт Ягудин.

Пермь крае хәзрәте төбәктә яшь имамнар җитмәвен әйтте
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Пермь крае Губаха шәһәре мәчете имам-хатыйбы Мәснәви Ягудин төбәктә яшь хәзрәтләр җитмәвен әйтте.

«Һәр төбәкнең үз проблемалары бардыр инде ул. Безгә яшь дин әһелләре җитеп бетми. Белемле имамнар аз. Хәзер яшьләр хезмәт хакына карый, барысына да фатир, машина кирәк. Шәһәрләрдән аермалы буларак, авылларда бу мәсьәлә алай ук кискен түгел әле», — диде ул.

Имам булырга теләп, югары уку йортларына керүчеләрнең барысы да дин әһеле була дигән сүз түгел, ди хәзрәт.

«Яшьләрне дингә чакырырга кирәк. Кызыксыну уяткач кына, аларны югары уку йортларына җибәрергә була. Укып чыккач та, ул кеше имам була дигән сүз түгел. Уку йортыннан 40 кеше чыкса, үз юнәлеше буенча бишесе генә эшли», — диде Мәснәви хәзрәт Ягудин «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы алдыннан «Татар-информ» хәбәрчесенә.

news_right_1
news_right_2
news_bot