Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пермь крае эшмәкәре: Татарстанда алган тәҗрибә тагын да тырышып эшләргә көч бирә
Пермь крае Барда районы эшмәкәре, транспорт компаниясе директоры Ильяс Гыймадетдинов «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Эшмәкәр үзенең гаиләсе һәм эшчәнлеге белән таныштырды.
«Һәр елдагыча без Казанга зур делегация белән эшмәкәрлекне үстерү буенча зур тәҗрибә алу өчен киләбез. Татарстанда күреп сокланырлык, үрнәк алырлык эшләр бихисап күп», - диде ул.
Ул үзенең әти-әнисе, бертуганнары турында сөйләде. «Әтиебез Исмәгыйль 40 елга якын машина йөртүче булып эшләгән. Аның исеме мактау тактасына еш языла иде. Әниебез Фәнирә үз гомерен үсеп килүче буынны тәрбияләү белән бәйли - рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп, хәзер лаеклы ялда. Без гаиләдә 5 малай: Сөләйман, Салават, Илдар, Ильяс һәм Илсаф. 2012 елда нефть һәм газ сәнәгатенә транспорт хезмәте күрсәтүче ширкәтне төзедек», - дип сөйләде ул.
Бертуганнар оешмасында 500 дән артык кеше эшли, нигездә – татарлар. «Һәммәсе безнең оешма өчен кадерле хезмәткәр. Шуны әйтергә кирәк, хезмәткәрләребезнең 80 процентын татарлар тәшкил итә. Шуңа күрә дә оешмабызны «Татарлар Транспорт Компаниясе» дип атадык», - диде эшмәкәр.
Алар туган авыллары Үдикне үстерү өчен дә көч куя. «Авылыбыз белән тыгыз элемтәдә яшәүче егетләр без. Юлларны, зират коймаларын төзекләндерүдә, янгын сүндерү техникасын яңартуда булышабыз, шулай ук мәдәни, массакүләм спорт чараларын оештыруда да ярдәм итәбез. Яшь талантларга да ярдәм итәбез. Җирле коллективларны милли киемнәр белән тәэмин итүдә булышабыз, мәдәни чараларга һәм конкурсларга бару өчен транспорт бүлеп бирәбез. Ат спортын үстерүгә аерым игътибар бирәбез», – диде.
«Эшебезне яңа дәрәҗәгә күтәрү, уңайлырак итү өчен әле күп тырышлык куясы бар. Татарстанда алган тәҗрибә безнең өчен зур әһәмияткә ия. Ул безгә тагын да тырышыбрак, максатчанрак эшләргә көч-дәрт бирә», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз