Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пермь крае Барда районы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан конференция уза
Пермь крае Барда авылында «Тулба, Сылва-Ирен, Шаква һәм Мулла елгалары бассейны татарлары. Барда районы: тарих һәм хәзерге заман» дигән конференция уза. Конференциягә бөтен Россиядән төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелды. Ул XIV Бөтенроссия авыл Сабантуе кысаларында Барда районы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан үткәрелә.
Бу чара 3 көн дә вам итәчәк, анда 100 дән артык белгеч катнаша. Биредә Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Удмурт Республикасы, Пермь крае, Түбән Новгород, Пенза һәм башка төбәкләрдән галим, туган якны өйрәнүче, укытучы, мәдәният хезмәткәре, журналист, җәмәгать һәм дин әһелләренең докладлары планлаштырыла, барлыгы 58 чыгыш көтелә.
Конференция туган якны өйрәнү хәрәкәтен һәм музей эшен активлаштыру, Урал, Идел буе һәм Көнбатыш Себер җирле халыкларының уникаль табигать объектларын һәм тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен өйрәнү һәм саклау, Урал төбәгенең милли авыллары тарихын өйрәнүне күздә тотып оештырылган.
14-15 июньдә Пермь краеның Барда авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе кысаларында төрле чаралар планлаштырылган. 15 июньдә XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен ачу тантанасы була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз