Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пермь крае Барда мәхәлләсендә Тукайга багышланган чара үтте
Барда мәхәлләсендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуына багышланган чара узды. Махсус кунаклар булып Барда округы имам-мөхтәсибе Марат хаҗи Мозафаров, Барда округы татарлар һәм башкортлар мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасының рәисе Сәлим Назин, Татарстан язучылары берләшмәсе әгъзасы, җирле шагыйрь Идият Әширов, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Нурия Исмәгыйлева катнаштылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Коръән аятлере укылып Габдулла Тукайның рухына дога багышланды, мәшһүр шәхеснең шигырьләре матур итеп укылды, бик күп яхшы сүзләр әйтелде, барлык кунаклар да актив булдылар.
Мәхәллә «Татарча диктант» бөтендөнья акциясенә дә кушылды. Текстны бик яхшы итеп округыбызда танылган, шулай ук Габдулла Тукайның бабасы Зиннәтулла Әмиров нәселеннән булганнар, Әлфия Кәшфулла кызы Якупова һәм Ренат Шәйхи улы Уразов укыдылар. Диктантта 40тан артык кеше катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз