news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермь «Чәкчәк» татар яшьләр оешмасының 10 еллыгын билгеләп үтте

Пермь краеның «Чәкчәк» татар яшьләре төбәк иҗтимагый оешмасының юбилеена багышланган тантаналы кичә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган 10 ел «Чәкчәк» татар яшьләр оешмасы өчен активлык һәм казанышлар чоры булды. Татар мәдәниятен саклау һәм пропагандалауда, шулай ук яшь буынны актив һәм иҗади лидерлар формалаштыруда зур эш башкарылды. Бу вакыт эчендә оешма бик күп кызыклы проектларны гамәлгә ашырды, яшьләр тормышының төрле өлкәләренә кагылган чаралар уздырды.

Тантаналы чара кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин катнашты. Оешманың актив катнашучыларына Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук тантаналы кичәдә Свердловск, Төмән һәм Чиләбе өлкәләреннән татар яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot