news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары белем бирүнең яңа системасына күчү якындагы өч елда тәмамланачак

Россиядә югары белем бирүнең яңа моделенә тулысынча күчүне якындагы өч ел эчендә тәмамларга ниятлиләр. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем министрлыгы хәбәр итә.

«Югары белем бирүнең яңа моделенә тулысынча күчүне алдагы өч елда тәмамлау планлаштырыла, ә белгечлекләрнең эреләндерелгән аерым төркемнәре буенча әлеге процесс 2027 елдан башланачак», – диелә министрлыкның «МАКС» платформасындагы рәсми каналында урнаштырылган хәбәрдә.

Ведомствода ачыклык кертүләренчә, 2026 елда 42,4 мең абитуриент кадрлар әзерләүнең яңа системасына күчү буенча сынау проектында катнашучы 17 университетның бюджет урыннарына керәчәк.

Сынау проекты 2023 елда башланды. Аның кысаларында студентлар база һәм махсуслаштырылган югары белем ала, ә аспирантура фәнни, фәнни-педагогик һәм тикшеренү кадрларын әзерләүгә юнәлдерелгән һөнәри белем бирүнең аерым төренә бүленә.

Хәзерге вакытта экспериментта Россиянең 17 югары уку йорты катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot