Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кыш көне Горький тимер юлында пассажирлар агымы 1 процентка арткан
1 декабрьдән 28 февральгә кадәр Горький тимер юлында пассажирлар агымы моннан алдагы кышкы сезон белән чагыштырганда 1 процентка арткан. Бу кышта поездлардан барлыгы 8,4 миллион пассажир файдаланган, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.
«Еракка йөрүче поездларда 2 миллионга якын кешегә хезмәт күрсәтелгән, бу - 2024-2025 елгы кышкы сезон дәрәҗәсендә, шәһәр яны поездларында 6,4 миллионнан артык пассажир йөргән, бу 1 процентка күбрәк», - диелә хәбәрдә.
Мәскәү белән Түбән Новгород (320,7 мең кеше), Казан (151,3 мең), Киров (71,1 мең) һәм Ижевск (35,7 мең) арасында йөрүче поездларга пассажирлар арасында ихтыяҗ аеруча югары булган.
Бу шулай ук Түбән Новгород - Санкт-Петербург (28 мең), Киров – Санкт-Петербург (14 мең) һәм Казан – Санкт-Петербург (12,3 мең пассажир) маршрутларына да кагыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз