news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 августта пенсияләрне яңадан исәпләү 9,3 миллион эшләүче пенсионерга кагылган

1 августта пенсияләрне яңадан исәпләү 9,3 миллион эшләүче пенсионерга кагылган
Фото: © «Татар-информ»

1 августта эшләүче гражданнарның иминият пенсияләрен ел саен яңадан исәпләү быел 9,3 миллион пенсионерга кагылган. Социаль фонд рәисе Сергей Чирков РИА Новости агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, августтагы яңадан исәпләү дә, пенсияләрне планлы рәвештә арттыру кебек үк, автомат рәвештә башкарыла - пенсионерларга яңа күләмдәге түләүләрне алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Фонд бүлекчәләре белгечләре июль аенда ук түләүләргә төзәтмә кертү буенча барлык кирәкле чараларны үткәргән. Пенсияләр стандарт график буенча күчереләчәк.

Матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, яңадан исәпләү эш бирүчеләр узган ел иминият взносларын түләгән картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсияләрен алучыларга, шулай ук мәрхүмнең шәхси счетына яңа акчалар кергән очракта туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга кагылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot