Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә кредитлар һәм заемнар буенча артыгын түләү чикләнде
Россиядә 1 апрельдән гражданнарның финанс хокукларын яклауга һәм бурыч йөкләнешен киметүгә юнәлдерелгән кайбер законнар үз көченә керде. Бу хакта Дәүләт Думасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа нормалар гражданнарны һәм аларның саклык акчаларын яклауны ныгытырга, шулай ук бурычка алучылар артык һәм нигезсез чыгымнар белән очрашмасын өчен финанс һәм банк системасын баланслырак итүне максат итеп куя. Барлык үзгәрешләр дә 1 апрельдән үз көченә керде.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, гражданнарны һәм аларның тупланмаларын яклау, шулай ук финанс базарын җайга салуны камилләштерү парламент эшенең өстенлекле юнәлешләре булып кала. Ул билгеләп үткәнчә, 2025 елдан финанс яктан җайга салуны үстерүгә юнәлдерелгән 58 федераль закон кабул ителгән инде.
Дәүләт Думасында ачыклык кертүләренчә, 1 апрельдән кичектереп түләү сервисларының эш кагыйдәләрен билгели торган закон гамәлгә керде. Хәзер товарларны шул ысул белән сатып алганда аларның хакы тулысынча түләгән вакыттагы бәягә тигез булырга тиеш, ә кичектереп түләүнең максималь вакыты алты ай белән чикләнгән.
Володин билгеләп үткәнчә, соңгы елларда мондый сервислар популярлашты, әмма моңа кадәр аларны җайга салуның бердәм кагыйдәләре булмагач, бу кулланучылар өчен куркыныч тудырды. Ул шулай ук искәрткәнчә, бу хактагы үзгәрешләр депутатлар тарафыннан тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз