Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы һәм +23 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Җомга, 11 сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада сизелерлек явым-төшем фаразланмый. Төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә искән җил көньяк-көнчыгышка күчә, көндез аның тизлеге урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы көндез +18..+23 градус тәшкил итәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз