news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Перекресток” аналитиклары Россия халкының 1 сентябрьгә нәрсә сатып алуы турында сөйләде

Белем көне алдыннан, “Кондитер эшләнмәләр” категориясендәге товарларны күбрәк сатып алу күзәтелә.

“Перекресток” аналитиклары Россия халкының 1 сентябрьгә нәрсә сатып алуы турында сөйләде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). “Перекресток” сәүдә челтәре аналитиклары 1 сентябрь алдыннан кайсы товарларның Россия халкы арасында аеруча күп соралуын һәм, Белем көнен бәйрәм иткәндә, чәчәк белән шоколадтан кала мөһим атрибутларны ачыклаган.

Белем көне алдыннан бигрәк тә “Кондитер эшләнмәләр” категориясендәге товарларны сату арта төшә. Аерым алганда, торт, пирожныйлар сатылышы - ике тапкыр диярлек (44 процентка), печенье - 42 процентка, прәннек - 28 процентка, зефир сатылышы 19 процентка арта. Беренче уку көнендә ата-аналар укучыларны уенчыклы шоколад белән сыйлый (сату үсеше 19 процентка күбрәк). Моннан тыш, 1 сентябрь алдыннан соклар - 16 процентка, минераль су - 14 процентка, баллы газлы эчемлекләр 11 процентка күбрәк сатыла.

Белем көне алдыннан бүләккә дип алынган каплы шоколад конфетның 18 процентка күбрәк сатылуы күзәтелә. Мондый ихтыяҗ сезон белән бәйле. Укытучыларга шулай ук традицион төстә чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр. “Перекресток” сәүдә челтәрендә чәчәк сату күрсәткечләре хәтта 26 тапкыр арткан. "Перекресток"тан сатып алучылар арасында 1 сентябрьгә иң популяр чәчәкләр булып, хризантема чәчәге бәйләме санала. Популярлык ягыннан икенче урында – розалар. Чәйләргә дә сорау арта: аларны сату күләмнәре 30 процентка үсә. Кара чәй - 37 процентка, җиләк-җимеш чәе - 13 процентка, кофе 15 процентка күбрәк сатыла. Россия халкы арасында бигрәк тә тиз эри торган кофега ихтыяҗ зур (26 процентка күбрәк).

Ит деликатеслары да 10 процентка күбрәк сатыла. Бу - төрле ысланган эшләнмәләр, карбонад, муен итеннән әзерләнгән ит ризыгы. Казылык эшләнмәләр сатылышы 3 процентка арта. 1 сентябрь алдыннан шәраб сату күрсәткече 8 процентка үсә, ә чемердәп тора торган шәраблар категориясендә үсеш 25 процент тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100