news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензаның «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы киләсе елга эш планы билгеләде

Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары төбәк оешмасы утырышы булды. Бу хакта мохтариятнең «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Әлеге утырышта 2024 елга эш планы төзелде, шулай ук Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары төбәк оешмасының кайбер бурычлары турында фикер алыштылар, диелә хәбәрдә.

Фикер алышуда «Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Җиһанша Туктаров, «Ак калфак» татар хатын-кызлары төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфия Тугушева, «Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасарлары Винера Мөхәммәтҗанова һәм Гөлназ Абдуллина-Самочкина катнашты.

Шулай ук «Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе аппараты җитәкчесе Альбина Шабанова, К.Насыйри институты методисты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Янгуразова, «Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты әгъзасы Фирдәвес Тумеркина, «Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты әгъзасы Илмира Мусаутова булды.

«Гаиләгә, гореф-гадәтләргә һәм туган телгә хөрмәт уятучы кешеләрнең булуы сөендерә, бу яшь буынны тәрбияләүгә бик мөһим өлеш кертү дигән сүз», - дип белдерде Зөлфия Тугушева.

Утырышта катнашучылар очрашуның нәтиҗәлелеген һәм яңа чакыруларга, киләсе 2024 елда уңышлы эшкә әзер булуларын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100