Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пензаның Урта Әләзән авылында «Кәшшәф һәм Зөләйха» мәчете төзекләндерелде
Кирәкле сумманы авыл халкы җыйган.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елның ноябрь башында Городище районының Урта Әләзән авылындагы «Кәшшәф һәм Зөләйха» мәчетенең эчендә капиталь ремонт тәмамланды.
Ислам хәзрәт Коләхмәтов сүзләренә караганда, бу елның август ахырында мәчет эчендә капиталь ремонт ясау турында карар кабул ителгән. Бина үзе моннан 25 ел элек төзелгән һәм шул вакыттан бирле бернинди ремонт эшләре башкарылмаган, дип, Пенза өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәренә таянып, Россия Мөфтиләр шурасы сайты хәбәр итә.
Җирле мөселман оешмасы акча җыю эшен башлап җибәргән һәм авылдашларның уртак тырышлыгы белән кирәкле сумма җыелган. Бер үк вакытта өч төзүче бригада эшләгән һәм ике ай эчендә бинаның эчке өлеше тулысынча төзекләндерелгән.
Пенза өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте изге эштә катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз