news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Пензаның Гафур Коләхмәтов исемендәге халык театры гастрольләргә чыга
Бу гамәл һәр районда һәм һәр авылда театр хәрәкәтен яңарту максатыннан тормышка ашырыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Пенза татарларының Гафур Коләхмәтов исемендәге халык театры өлкә буйлап гастрольләргә чыга. Пенза татарлары автономиясе хәбәр итүенчә, бу гамәл һәр районда һәм һәр авылда театр хәрәкәтен яңарту максатыннан тормышка ашырыла.
Халык театры апрель башында тәүге премьерасын - Г.Камал әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Банкрот" әсәрен тамашачыга тәкъдим итте.
Гастрольләрне артистлар Каменка районы Кобылкин авылыннан башлаган. Пенза шәһәрендә ясаган чыгышлардан кергән акчага халык театры әгъзалары драматургия буенча әдәбият сатып алган. Шул исәптән, Туфан Миңнуллинның "Сайланма әсәрләр"ен дә. Театрның баш режиссеры Равиля Кучер Кобылкин һәм Мочаляйка авыл китапханәсенә әлеге китапны һәм Ульям Шекспирның татар теленә тәрҗемә ителгән сайланма әсәрләрен бүләк иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot