news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензалылар Урта Әләзәндә Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрергә әзерләнә

Пенза өлкәсе губернаторы булачак Сабан туен оештыру комитетының утырышында алда башкарыласы эшләрне билгеләде.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ") Пенза өлкәсе 2017 елда Урта Әләзән татар авылында VIII Бөтенроссия авыл Сабан туен каршы алырга әзерләнә. Эш барышын өлкә губернаторы Иван Белозерцев үз карамагында тота. Бу хакта өлкә Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабан туен оештыру комитетының 7 декабрьдә өлкә Хөкүмәтендә үткән утырышында Иван Белозерцев оештыру эшләре белән бәйле бурычларны билгеләгән. Мәгълүм булганча, Россия күләмендәге Сабан туе киләсе елда июль аенда узачак.

“Бу бик тә җаваплы, мөһим, зур чара. Аңа әзерлекне башлавыбызга инде дүрт ай булды. Мондый чараларны үткәрү тәҗрибәсе башка төбәкләрдә бар, аларны да өйрәнергә кирәк, кунакларга уңайлы шартлар тудыру мөһим, – дип максат куйган өлкә башлыгы. – Вакыт аз калды, әле алда эшлисе эшләр күп: инфраструктураны җайга салу, бәйрәм программасын оештыру, куркынычсызлыкны тәэмин итү. Без Пенза җирендә Россия күләмендәге бәйрәмне лаеклы төстә каршыларга тиеш".

Бигрәк тә Сабан туе мәйданына килү юллары, машиналар өчен парковкалар урынын булдыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү таләп ителүе әйтелгән. Оештыру комитеты вәкилләре Урта Әләзән авылы Мәдәният йортын, ипподромны ремонтлау эшләре турында, авылны, кунаклар өчен ял урыннарын төзекләндерү турында хисап тоткан. Булачак Сабан туенда балалар өчен уен зонасын билгеләү, Татарстан сәнгатькәрләре концертын үткәрү, концерт чыгышларының программасы турында да фикер алышынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100