news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензадагы татар кызлары агачка бизәк төшерергә өйрәнгән

«Татар кызы Пенза — 2021» бәйгесе финалистларына осталык дәресе оештырганнар.

Пензадагы татар кызлары агачка бизәк төшерергә өйрәнгән
Владимир Васильев

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Пенза шәһәрендә татар кызлары агачка бизәк төшерү буенча осталык дәресендә катнашкан.

Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе Инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итүенчә, мастер-класста «Татар кызы Пенза — 2021» бәйгесе финалистлары катнашкан. Алар агачта лалә чәчәген ясарга өйрәнгән. Осталык дәресен агачка бизәк төшерү остасы Алимә Шәмшетдинова үткәргән.

«Кызлар бик тырышты. Аларның эшләре „Татар кызы Пенза — 2021“ бәйгесе финалында бәяләнәчәк», — диелгән хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100