Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пензада яшәүче татарлар дуслык фестивалендә катнашкан
«Дуслык күпере» татар оешмасы оештырган мәдәни марафонның йомгаклау чарасы булган.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Пензаның Офицерлар йорты фойесында өлкәдә яшәүче халыкларның көнкүрешен һәм традицияләрен чагылдырган күргәзмә урнаштырылган. Төбәктә 17 милли-мәдәни автономия һәм 15 иҗтимагый берләшмә эшли.
2021 елда Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтәрияте, РФ Президенты гранты һәм төбәк губернаторы ярдәме белән, «Безнең бердәмлек-күптөрлелектә» дип исемләнгән мәгърифәти – мәдәни марафон проектын тормышка ашыра. «Дуслык күпере» фестивале бу марафонның йомгаклау чарасы булган, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты ПензаСМИ басмасына сылтама белән.
«Бу - безнең регионның иң яшь фестивале, һәм аның киләчәге бик зур, чөнки ул Пенза өлкәсенең барлык халыкларын, барлык милләтләрен берләштерә. Елдан-ел катнашучылар саны арта бара, - дип ассызыклаган «Дуслык күпере»ндә катнашучыларны сәламләп Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Олег Ягов. – Аның төп бурычы-милли-мәдәни автономияләрдә һәм иҗтимагый берләшмәләрдә катнашучыларны таныштыру, аларга уртак эш алып барырга ярдәм итү».
Пенза өлкәсе Хөкүмәте матбугат хезмәтендә иң актив җәмәгать эшлеклеләренең милләтара мөнәсәбәтләрне яраклаштыруга, төбәкнең мәдәни мирасын саклауга һәм арттыруга керткән өлешләре өчен Пенза өлкәсе губернаторының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелүен искәртәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз