news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пензада яңа Җәмигъ мәчете ачылды

Җомга көнне, 11 сентябрьдә, Пензаның Җиңү проспектында 15 елдан артык төзелгән Җәмигъ мәчетенең тантаналы ачылышы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бинаның биеклеге — 21 метр, ул өч каттан тора, манарасының гөмбәз очына кадәрге биеклеге — 45 метр, дип хәбәр иттеләр өлкә хакимиятендә.

Мәчет берьюлы 5000 кешене сыйдырачак. Аның каршында рухи-агарту үзәген ачу күздә тотыла.

Төзелеш 2010 елдан бирле барды, 2019 елдан аны Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте контрольдә тотты. 2023 елның сентябренә объект 90 процентка әзер иде. Эшләрне тәмамлау өчен якынча 100 миллион сум акча таләп ителде.

Процессны тизләтү өчен мөселманнарның диния идарәсе «Сияние» хәйрия фонды белән килешү төзеде.

2026 елның мартында бу мәсьәләне хәл итүгә төбәк хакимияте дә кушылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot