news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Пензада "Тургай" фестивале җиңүчеләрен ачыклыйлар
Конкурста өлкәнең сигез районының иң яхшы фольклор коллективлары көч сынаша.
Скопировать ссылку
(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ"). Бүген, ягъни 16 декабрь көнне Пензаның М.Лермонтов исемендәге китапханәсендә "Тургай" балалар фольклор өлкә фестиваленең финалы булачак. Бу хакта өлкә татарлары автономиясе хәбәр итә.
Конкурста катнашучылар "Фольклор театры", "Инструменталь сәнгать", "Халык биюе", "Фольклор ансамбле", "Халык җырларын башкаручы солистлар, аерым башкаручылар" номинацияләрендә бәяләнәчәк.
Өлкәнең Кузнецкий, Городищенский, Сосновоборский, Каменский, Шамышейский, Лопатинский, Пачелмский, Белинский районнарыннан иң яхшы фольклор коллективларын үзенә туплаган "Тургай"да 182 укучы, укытучы, балаларның әти-әниләре катнашырга теләк белдергән.
- Фольклор конкурсының максаты - сәләтле шәхесләрне һәм иң яхшы сәнгать коллективларын барлау; милли мираска, халык гореф-гадәтләренә сакчыл караш һәм ихтирам тәрбияләү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot