news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада «Туган телем — серле тел» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бәйге «Бишек җыры», «Балачак иле», «Беренче укытучым», «Мәктәп еллары», «Туган йорт», «Балачак хатирәләре», «Туган тел» номинацияләрендә узган.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). 10 гыйнвардан 12 февральгә кадәр Пенза өлкәсендә «Туган телем — серле тел» дип аталган IX төбәкара конкурсы узды.

Конкурс Пенза өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама районының «И.Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сарае» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет оешмасы ярдәмендә оештырылган. Бу хакта Пенза өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең Инстаграм аккаунтында хәбәр итә.

Чарада Пенза өлкәсенең этномәдәни компонентлы мәктәпләре укучылары катнашкан.

Конкурс «Бишек җыры», «Балачак иле», «Беренче укытучым», «Мәктәп еллары», «Туган йорт», «Балачак хатирәләре», «Туган тел» номинацияләрендә узган.

Аның тематикасы — «Балачагым моңлы ил». Катнашучылар татар телендә үзебезнең һәм чит ил язучыларының балачакка багышланган шигырьләрен, проза әсәрләрен, пьесалардан өзекләрне яттан сөйләгән.

Барлык катнашучылар да конкурсның җиңүче һәм лауреат дипломнары белән бүләкләнгән. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100