news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада «Татарочка-мишәрочка-2020» фотобәйгесе җиңүчеләре билгеле

Җиңүчеләргә дизайнер алкалары, курчаклар бүләкләр иткәннәр.

Пензада «Татарочка-мишәрочка-2020» фотобәйгесе җиңүчеләре билгеле
http://tatar-congress.org

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе «Татарочка-мишәрочка-2020» (#Татарочкамишарочка2020) фотоконкурсына йомгак ясады. Бу хакта Бөтен дөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Татарочка-мишәрочка-2020» фотоконкурсында Неля Канеева җиңгән. Җиңүчегә Алсу Мусавировадан дизайнер алкалары бүләк ителгән.

Икенче урында — Няркяс Темербулатова. Аңа Алими Шәмсетдиновадан зур матур авторлык курчагын биргәннәр. Пенза остасыннан сувенирлар Әлфия Кадеркевага, Галия Кадровага, Камилә Максутовага һәм Нелли Канееваның кызына бүләк ителә, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100