Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пензада татар халкының бай мәдәнияте белән таныштылар
Пензада «Милләтара журналистика мәктәбе» кысаларында татар халкының үзенчәлекле мәдәнияте һәм традицияләре белән танышу булды. Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре мәдәниятләренең матурлыгын һәм байлыгын күрсәтеп, белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә
Чараны Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең мәдәни мирас гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклау комиссиясе рәисе, туган якны өйрәнүче язучы Фирдәвес Тумеркина ачып җибәрде. Ул кунакларны татар халкының костюмнары һәм чигүле эшләре белән таныштырды, аларның татар мәдәниятендәге символикасы һәм әһәмияте турында сөйләде.
«Мизгел» вокал ансамбле җитәкчесе, Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте яшьләр башкарма комитеты әгъзасы Мөнирә Тинчурина башкаруында татарча җиләкле җәй турындагы җыр катнашучылар өчен музыкаль бүләк булды.
Каюм Насыйри институтының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Янгуразова татар теле һәм язу тарихы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, татарлар саны буенча Россиядә икенче халык төркеме, ә Пенза өлкәсендә 46 татар авылы урнашкан. Тыңлаучылар кызыклы лингвистик факт белделәр: татар алфавиты 4 тапкыр үзгәргән – гарәп графикасыннан алып кириллицага кадәр. Хәзерге алфавитта 39 хәреф бар, шул исәптән – татар теленең үзенчәлекле авазларын белдерүче 6 уникаль символ.
Очрашу азагында 2026 елда XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе Пенза өлкәсенең Кузнәй районы Дәхтәрни авылында узачагы игълан ителде.
«Этникара журналистика мәктәбе» үз эшен Сурск краеның төрле милли-мәдәни берләшмәләренең мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштырып дәвам итә.
Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарите Пенза дәүләт университетына һәм Этникара журналистика мәктәбе кураторы Наталья Конашенковага мондый мөһим һәм танып белү чарасында катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз