news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пензада татар телен өйрәнү буенча дәресләр башланды

Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте туган телне саклау буенча актив эшли. Ул үз эшчәнлеге кысаларында һәр якшәмбе 14.00-16.00 сәгатьләрдә түләүсез татар теле дәресләре үткәрә. Курсларны Каюм Насыйри институтының тәҗрибәле методисты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Янгуразова алып бара. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курслар тәмамлангач, һәр укучыга татар телен белү дәрәҗәсен раслаучы сертификат биреләчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте үз укучыларын татар телен өйрәнү өчен кирәкле барлык дәреслекләр һәм уку әсбаплары белән тәэмин итә.

«Бу тырышлык татар телен саклап калуга һәм үстерүгә, шулай ук аның Пенза өлкәсендә татар яшьләре арасында актив файдалануына юнәлтелгән», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot