news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада татар теле курсына йөрергә теләүче аз керемлеләргә юл бәясен түләргә җыеналар

Пензада татар теле курсына йөрергә теләүче аз керемлеләргә юл бәясен түләргә җыеналар
Фото: © "Татар-информ"

Яңа уку елында «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар башлап җибәрә. Бу турыда автономиянең ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Шулай ук без аз керемле кешеләр өчен дәресләргә бару өчен түләүне дә тәкъдим итәбез», диелә бу хәбәрдә.

Дәресләр атнага бер тапкыр якшәмбе көннәрендә автономия офисында узачак.

Курсларны Каюм Насыйри институты методисты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Янгура алып бара. Курслар тәмамлангач, һәр укучыга татар телен белү дәрәҗәсен раслаучы сертификат биреләчәк.

«Теләүчеләр беренче дәрестә татар телен белү дәрәҗәсенә анкета тутыра һәм укытучыга тапшыра алачак. Киләчәктә, сезнең дәрәҗәне бәяләгәннән соң, педагог сезнең өчен укытуның индивидуаль методикасын әзерләячәк», диелә хәбәрдә.

Фото: © https://vk.com/publictatarpenza

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100