Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пензада «Татар тарихы» лекториеның яңа сезоны башлана
Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе «Татар тарихы» лекториеның эшчәнлеге яңадан башлану турында хәбәр итте. Беренче очрашу татарларның миграциясен һәм демографиясенә багышланачак, диелә Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә.
Беренче очрашу иртәгә, 8 октябрьдә, 18:30 сәгатьтә узачак. Чарада катнашучыларны татар халкының тарихына багышланган кызыклы лекция көтә. Аны тарих укытучысы, автономия башкарма комитеты әгъзасы Ринат Үзбәков укыячак.
Төп тема – «Татарларның тарихи миграциясе һәм тарихи демографиясе». Тыңлаучылар халыкның тарихи күчешләре һәм демографик үзгәрешләре турында тыңлый алачак.
Чарада татар тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы һәркем катнаша ала.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз