news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пензада «Татар кызы» титулы иясе билгеле

Пензада «Татар кызы» гүзәллек һәм талант конкурсы финалына чыккан алты кыз дефиле күрсәтте, милли биюләр һәм җырлар башкарды. Аларны гаилә традицияләренә һәм кыйммәтләренә мәхәббәт берләштерде. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең «ВКонтакте» социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Быел чара «Бәхетле гаилә - илнең киләчәге» мәдәни-агарту марафоны кысаларында узды.

Бәйгедә кызлар аш-су, кул эше, булачак әниләр өчен балаларны карау буенча мастер-класслар узды, шулай ук хореография, вокал һәм нәфис сүз буенча педагоглар белән шөгыльләнде.

Ильвина Абдуллина «Иң сөйкемле кыз», Динә Чуйкина «Иң ихлас кыз», Ания Мәмлиева «Иң ягымлы кыз», Алсу Казаева «Иң тыйнак кыз», Камилә Дашкина «Иң нәфис кыз», Алсу Качаева «Сәләтле кыз» номинацияләрендә билгеләп үтелде.

Камилә Дашкина «Татар кызы» титулын, шулай ук «Тамашачылар мәхәббәте» бүләген алды, Ания Мәмлиева «Татар кызы» бәйгесенең 1нче вице-гүзәле, ә Ильвина Абдуллина 2нче вице-гүзәле булды.

Конкурсны «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы Пенза шәһәре хакимиятенең гранты ярдәмендә оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100